Центральная библиотека

Знай и не допускай!

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Республика мәктәптән тыш эш үзәге” өстәмә белем бирү дәүләт бюджет учреждениесе коррупциягә каршы юнәлешле иҗади эшләр буенча республика күләм бәйге игълан иткән иде. 1-9 сыйныф укучылары арасында узган бәйгедә 32 баладан плакат һәм видеоролик эшләре кабул ителде. Әлеге бәйгенең муниципаль өлешендә Комиссия җентекләп эшләрне карганнан соң, Балтач Үзәк китапханәсендә бәйгегә нәтиҗә ясалды, җиңүчеләр бүләкләнде.