Центральная библиотека

"Государь по имени Словарь" (библиографик дәрес)

30 ноябрьдә Балтач урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 Б сыйныф укучылары сүзлекләр һәм энциклопедияләр көненә багышланган "Государь по имени Словарь" квест-уенда катнаштылар. Бу бәйрәмнең датасы "Толковый словарь живого великорусского языка" китабын төзүче бөек рус ликсикографы һәм язучысы Владимир Дальның туган көненә багышланган. Владимир Даль иҗатына багышланган квест 4 этаптан торды, аларда катнашучылар сүзлек белән эшләделәр, әдәби лотода уйнадылар.