Центральная библиотека

«Большой этнографический диктант» халыкара акциясе

7 ноябрьдә Үзәк китапханәнең уку залында «Большой этнографический диктант» халыкара акциясе узды. Акцидә 30дан артык кеше катнашты. Россиядә яшәүче халыкларның мәдәнияте белән таныштыручы һәм этномәдәни белемнең гомуми дәрәҗәсен бәяләргә мөмкинлек бирүче проектта Үзәк китапханә, Киноучреждение, Балтач балалар сәнгать мәктәбе, М.Җәлил  һәм Себер тракты тарихы музее хезмәткәрләре катнашты. Катнашучылар  гомумфедераль һәм региональ өлештән торган 30 сораулы тест биремнәре алдылар. Дөрес җаваплар өчен 100 балл җыярга мөмкин иде