Центральная библиотека

Бөтенрәсәй “Ночь искусств” акциясе

Бөтенрәсәй “Ночь искусств” акциясе ел саен үткәрелә торган масштаблы чара. Агымдагы елда ул 4 Ноябрь- “Халыклар бердәмлеге” көненә багышлана. Бөтенрәсәй күләмендә бара торган әлеге чара “Россия объединяет” девизы астында үтә. Балтач Үзәк зурлар китапханәсе дә шул уңайдан, әлеге акциягә кушылды һәм Балтач мәктәбенең 8 сыйныф укучылары өчен мавыктыргыч, тарихи зур кыйммәткә ия булган программа тәкъдим итте.
Укучылар зур кызыксыну белән “Сәнгать тоннеле” аша үттеләр. Биредә алар сәнгатьнең төрле тармагына кагылышлы сорауларга җавапны төрле портретлар аша таптылар. “Фольклор кунакханәсе”ндә төрле милләт вәкилләренең гореф-гадәтләре, уеннары аша күңел ачтылар. “Этномастерская”да үз куллары белән күкрәккә милли бизәкләр белән сугарылган кадагычлар ясадылар. Чара күтәренке рухта, күңелле үтте.