Центральная библиотека

IQБАТТЛ (Укытучылар көненә)

Карангылыктан яктылыкка атлаганда, язмыш тоттырган белем утын тирә-якка таратучы, ут ялкынына бар кешене жыйнаучы ул - Укытучы...Бүгенге заман укытучысы – бар яктан универсаль кеше. Ул психолог та, артист та, спортчы да, остакул да, врач та, җәмәгать эшлеклесе дә... Шуны кабат исбатлау өчен Үзәк китапханәнең уку залына Балтач бистәсенең иң күренекле, матур күрсәткечләре белән республика күләмендә район данын күтәргән Балтач урта мәктәбе һәм гимназиясе укытучылары IQБаттлга җыелды. Кичәдә катнашучылар зирәклектә, җитезлектә, игътибарлыкта көч сынашып, үзләрен иҗади яктан да талантлы булуларын күрсәттеләр.