Центральная библиотека

Гаилә - бәхет ачкычы

Гаилә - тормышыбызнын нигезе. Гаилә нык, тату икән, димәк, дәуләт тә тату дигән сүз. Тату, матур гаилә-ил күрке, ил терәге, халык ышанычы.
25 октябрь көнне Үзәк китапханәдә шундый күркәм гаиләбезне Фәридә һәм Рифат Мөэминовларны мәрҗән туйлары белән тәбрикләү чарасы үтте. Тормыш сынаулары аша үтеп, бүгенге көндә гаилә башлыгы Рифат абый начар һәм бөтенләй күрмәүчеләр җәмгыяте әгъзасы булып тора. Шуңа да карамастан, ул оста гармунчы, гаиләсенең төпле ышанычы, Фәридә апаның ныклы терәге. Фәридә апа исә, аш-су остасы, төрле бәйләү эшләре алып барган алтын куллы ханым. Әлеге чараның төп башлап йөрүчесе – Балтач районының начар һәм бөтенләй күрмәүчеләр җәмгыяте җитәкчесе -Ранил Гыйльванов булды. Әлеге чарада хөрмәтле гаиләбезне: район ЗАГС оешмасы мөдире Зөһрә Әхмәтханова, хезмәттәшләре-район элемтәсе бүлеге җитәкчесе Азат Салихов, Бөтенрәсәй начар һәм бөтенләй күрмәүчеләр җәмгыятенең Арча җирле бүлеге җитәкчесе Зөфәр Зарипов тәбрикләде. Чара матур җыр-бию, нәфис сүз белән үрелеп барды. Әлеге очрашу күңелләрдә җылы хатирә булып сакланыр.