Центральная библиотека

“Авыл ханымы” марафон- бәйгесенә йомгак ясау кичәсе

Балтач Үзәк китапханәсе авылда яшәп, хезмәт сөеп көн итүче тырыш, уңган, мөләем авыл ханымнарын “Авыл ханымы” марафон- бәйгесенә йомгак ясау кичәсенә чакырды.
Марафон үз тирәсенә төрле төбәктә яшәүче 65 катнашучыны җыеп аның герографиясен шактый киңәйтте. Балтач, Апас, Алексеевск, Әлмәт, Казан, Балык Бистәсе, Биектау, Лениногорск, Арча, Чистай, Төмән, Пермь якларында яшәүче ханымнар иң матур язмалары белән күңел түрләренә үтеп кереп, истәлекләрен барладылар, һәрберебезне уйландырып та, елмайтып та алдылар, яңа дуслар таптылар.

Марафон 7 көн дәвам итеп 7 тема буенча 7 пост куелды. Бәйгенең шарты буенча бер көн дә калдырмый язган язмалар арасыннан җиңүчеләр билгеләнде.
“Авылымны яратам” номинациясендә Балтач районы Смәел авылыннан Әхмәдиева Гөлфинә,
“Яшәү яме” номинациясендә Балтач районы Куныр авылыннан Шакирҗанова Гөлназ,
“Авылым иртәсе” номинациясендә Балтач Бистәсеннән Кузьмина Ильмира,
“Өйнең нуры - гөлләрдә” номинациясендә Балтач районы Нөнәгәр авылыннан Тлякова Зөлфидә,
“Ак алъяпкыч билләрдә...” номинациясендә Балтач районы Көек авылыннан Зиятдинова Илсөяр,
“Матурлык яши миндә...” номинациясендә Балык бистәсеннән Равзутдинова Мөслимә,
“Гаилә кыйммәте” номинациясендә Балтач районы Чепья авылыннан Мингазова Резеда җиңүчеләр дип табылды.

Гран-прига Балтач бистәсеннән Хәкимҗанова Алсу лаек булды.
Жюри тарафыннан “Без бит авыл кызлары” номинациясе булдырылып, анда җиңүчеләр билгеләп үтелде:
Арча шәһәреннән Ишмуратова Әнисә,
Балтач районы Чутай авылыннан Нәҗипова Гөлзифа,
Балтач районы Салавыч авылыннан Мөхәммәтҗанова Раилә,
Балтач районы Норма авылыннан Шәйхетдинова Лилия,
Балтач районы Арбор авылыннан Хадиева Рафилә .

Кичә йөрәк түреннән чыккан шигъри тәлгәшләр, җылы сүзләр, матур җырлар белән үрелеп барды.