Центральная библиотека

"Минем әтием"

Әтиләр. Алар һәрчак безнең янәшәбездә ныклы терәк, канатларыбыз. Борынгыдан әти кеше - гаилә башлыгы итеп, аңа зур ихтирам, олы хөрмәт белән караганнар. Бу бүгенге көндә дә шулай кала бирә, чөнки гаиләнең бөтенлеге, барлыгы аның нык җилкәсендә. 12октябрь көнне Үзәк китапханәнең уку залында Балтач гимназиясендә белем алучы 11нче сыйныф укучылары һәм аларның әтиләре "Минем әтием" дип исемләнгән буыннар диалогында катнаштылар. Кичә барышында яңгыраган фикерләр, теләкләр һәм җаваплар катнашучыларны горурланырга, уйланырга, ә бәлки бер-берләрен яңа яктан ачарга ярдәм итте дигән фикердә калабыз.