Центральная библиотека

Мастер-класс «Мин рәссам - мин шулай күрәм!

12 октябрьдә Балтач үзәк китапханәсендә рәсем сәнгатен яратучылар өчен мастер-класс узды. Теләге булганнар иҗади чарада катнаштылар, үзләрен чын рәссамнар һәм иҗатчылар итеп хис иттеләр.
Рәссам Кашафуллина Айсылу композициянең рәсемдә дөрес урнашуы һәм акварель рәсем сәнгате техникасы турында сөйләде. Мастер-класста катнашучылар акварель рәсеме беренче карашка катлаулы кебек тоела, әмма бу тәэсир алдаучан дип билгеләп үттеләр. Бу төр буяулар белән эшләү процессы киеренкелекне киметә һәм тынычландыра. Мастер-класс «Мин - рәссам, мин шулай күрәм! " дип аталган иҗат процессы вакыты бер сулышта сизелмичә үтте. Авторлык эшләренең никадәр матур һәм төрле булуы гаҗәп! Бәлки, мастер-класста катнашучыларның берәрсе үзендә яңа яшерен талант ачкандыр!