Центральная библиотека

Хәтер бизәге

Татар халкының бай тарихи-мәдәни мирасы бар. Үсеп килүче буын өчен рухи кыйммәтләрне саклау һәм ныгыту, милли традицияләрне торгызу бик мөһим. 26 сентябрь көнне Балтач үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Балтач урта мәктәбенең 10 Б сыйныф укучылары өчен "Хәтер бизәге"дигән театрлаштырылган уен тамашасы тәкьдим итте . “Аулак өй” гә чакырылган укучыларыбыз гасырлар төпкеленә зур кызыксыну белән сәяхәт иттеләр, татар халык авыз иҗатының онытылмас чыганакларына кагылдылар. Чара барышында укучыларыбызга китапханә хезмәткәрләре тарафыннан, татар халкының борынгы йоласы – яшь киленгә “Су юлын күрсәтү” сәхнәләштереп күрсәтелде, әби-бабаларыбыз уйнап үскән күмәк уеннар торгызылды.