Центральная библиотека

"Чишмәләр иле син, Балтачым!" онлайн проекты

Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз юлы бар.Балтач ягы чишмәләргә бай җир. Чишмәләрнең килеп чыгышын өйрәнү максатыннан " Чишмәләр иле син, Балтачым!" онлайн проекты старт алды.Үзәк китапханәнең һәр филиалы үз авылының чишмә тарихын үз эченә алган видео материал әзерләп ВКонтактедагы аккаунтында урнаштыра. Балтач бистәсенең  "Салкын Чишмә" дип аталган чишмә тарихы безнең ата-бабаларыбыз чорына барып тоташа. Үзәк китапханә хезмәткәрләре әзерләгән видео материалда Чишмә исеменең килеп чыгышы гына түгел, ә кызыклы тарихи фактлар да бар.