Центральная библиотека

Ачык ишекләр көне

Ел саен яңа китап укучыларны җәлеп итү һәм китапны пропагандалау максатыннан, Балтач Үзәк китапханәсендә “Ачык ишекләр” көне уза. Һәм быел да, 14 сентябрь көнне «Китапханә - белем территориясе!" девизы астында китапханә бөтен ишекләрен укучыларына ачты. Көн дәвамында интеллектуаль уеннар, китапханә бүлекләре буенча экскурсияләр, китап һәм журнал яңалыклары, тематик китап күргәзмә күзәтүләре, лотерея уйнатулар узды. Чакырылган кунаклар рәтендә Балтач урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары булды. Укучылар «Своя игра» интеллектуаль уены сорауларына җавап биреп, белемнәрен тагын да баеттылар, китап фонды белән танышып  «Үз һөнәремә чакырам» профуенда китапханәче ролен башкардылар. Шулай ук, бу көнне буе оригиналь бизәлгән фотозона эшләде.