Центральная библиотека

Кичке уен

Җир куеныннан көмеш балдаклар чыгарып ургылучы чишмәләр кемгә генә кадерле түгел икән?!
Безнең балачагыбыз да гүя шуннан башлана, яшел чирәмле чишмә юлы безне олы тормышка алып чыга. Җиребезнең кабатланмас бу бизәге җырларыбыздан да, телебездән дә төшми. Чишмә янында, болыннарда, су буйларында җырлап-биеп күңел ачу - борынгыдан килгән гадәт. 24 август көнне "Салкын чишмә" эко-паркында Үзәк китапханә яраткан китап укучыларын киң мәйданга "Кичке уен"га чакырды. Барлык катнашучылар кич буе рәхәтләнеп күңел ачып, матур шигъри гөләндәмнәр тыңлап, уйнап-көлеп, җырлап-биеп, милли йолаларыбызны искә төшерделәр.