Центральная библиотека

«Трезво жить - здорово!» (акция)

1913 елның 11 сентябрендә Православие чиркәве хезмәткәрләре инициативасы белән беренче аеклык көне уздырыла.

Бу көнне бөтен ил буенча алкогольнең зыяны турында искә төшерү өчен чаралар һәм акцияләр үткәрелә. Һәм Балтач үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Балтач халкы һәм кунаклары өчен «Трезво жить здорово!» диген акция үткәрделәр. Акциядә катнашучыларга алкогольнең организмның физик һәм психик халәтенә тискәре йогынтысы турында искә төшерделәр, аеклык көне турында сөйләделәр һәм мәгълүмат буклетлары тараттылар. Балалар һәм яшьләр белән әңгәмәләргә аерым игътибар бирелде.