Центральная библиотека

Яшьлек моңы аваздаш Гармуннар

Борынгы заманнардан ук татар халкы моңлылыгы, уен коралларында оста уйнавы белән аерылып торган. Гомер-гомергә гармун кешенең юлдашы, сердәше булган. Тыныч тормышта да, яу кырында да халкыбыз аннан аерылмаган. 17 август кичендә Балтач бистәсенең Үзәк паркы көмеш телләрдән яңгыраган халык моңына күмелде. Чөнки биредә республикабызның төрле район- шәһәр гармунчылары  "Яшьлек моңы аваздаш Гармуннар...." кичәсенә җыелды.