Центральная библиотека

"БиблиоIQ"

"Набережная" ял паркында Балтач зурлар үзәк китапханәсе хезмәткәрләре ял итүчеләр өчен "БиблиоIQ" чарасын үткәрделәр. Чарада катнашучылар төрле биремнәр үтәделәр, кызыклы эстафеталар аларның кәефен күтәрде. "Китап биатлоны", "Әдәби дуэль", "Әдәби ориентирлашу" конкурсларында балалар әдәби эрудициядә ярыштылар.