Центральная библиотека

Түгәрәк уен

17 июль көнне Балтач үзәк зурлар китапханәсе хезмәткәрләре  “Набережный” паркында ял итүчеләргә  Бердәм фольклор көне уңаеннан  “Түгәрәк уен” дип аталган   бәйрәм чарасы үткәрделәр. Кунакларга төрле  милләтнең гореф-гадәтләре, уеннары, җырлары, йолалары  турында  сойләнелде. Халкыбызның милли уеннары да хәркемнең күңеленә хуш килде.