Центральная библиотека

"РӘХӘТЛӘНЕП УКЫЙБЫЗ!" (яңа китапларга күзәтү)

"РӘХӘТЛӘНЕП УКЫЙБЫЗ!" - шундый девиз астында 9 август конне Балтач үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Балтач халкына һәм кунакларына россия һәм чит ил авторларының нәфис әдәбияты яңалыкларын тәкъдим иттеләр. Алар арасында Гийом Мюссо, Николас Спаркс, Эльчин Сафарли, Екатерина Вильмонт, Анна Берсенева, Наринэ Абгарян һәм башка күп кенә популяр авторларның китаплары бар. Шулай ук татар язучыларыннан мәхәббәт турында иң популяр китаплар җыелмасын тәкъдим иттеләр.