Центральная библиотека

«О вредных привычках надо знать, чтобы их избежать!» (Библиоквилт)

    26 майдан 26 июньгә кадәр наркотикларга каршы һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру буенча Бөтенроссия айлыгы уза. Айлыкның төп бурычлары: наркомания проблемаларына игътибар җәлеп итү. Наркотиклар куллануның тискәре нәтиҗәләре һәм аларның законсыз әйләнешендә катнашу өчен җаваплылык турында балигъ булмаганнарның хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрү. Балаларны, яшүсмерләрне һәм яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү.

    26 июнь конне «Балтач» узәк паркында Балтач үзәк китапханәсе хезмәткәрләре «О вредных привычках надо знать, чтобы их избежать!» диген библиоквилт үткәрделәр. Яшүсмерләр һәм яшьләр белән наркомания проблемалары, көрәш ысуллары һәм бу бәладән чыгу юллары һәм ЗОЖ файдасы турында сөйләштеләр. Чарада катнашучы һәркем бу проблема турында үз фикерен бер цитата белән белдерде һәм аны стендка урнаштырды. Шулай ук «Не пробуй и не прикасайся» диген буклетлар таратылды. Чарада катнашучылар бертавыштан безнең тормышта наркотикларның бернинди төренә дә урын юк дигән фикер белдерделәр.