Центральная библиотека

"Цветок памяти" (Мастер - класс)

22 июнь - Россиядә хәтер һәм кайгы көне. Бу көнне без Бөек Ватан сугышында һәлак булган, фашист лагерьларында җәфаланган, тылда ачлыктан һәм мохтаҗлыктан үлгән барлык кешеләр турында кайгырабыз. Бу көннәрдә бөтен ил буенча бу фаҗигале датага багышланган төрле чаралар уза. Шул уңайдан «Балтач» паркында Балтач үзәк китапханәсе «Цветок памяти» дигән мастер – класс үткәрде. Чарада төрле яшьтәге Балтач халкы һәм кайткан кунаклар катнашып кызыл гвоздика чәчәге ясадылар. Шулай итеп, һәр катнашучы Ватанны саклаганда үз гомерләрен биргән кешеләргә хөрмәт  күрсәтте.