Центральная библиотека

"Без бердәм булганда, без җиңелә алмыйбыз..." (Квиз)

12 июньдә илебездә Россия көне билгеләп үтелде.
Бу бәйрәм күпмилләтле халкыбызның бердәмлеген символлаштыра, Ватаныбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен җаваплы булуыбызны искәртә. 9 июнь көнне Балтач үзәк китапханәсе хезмәткәрләре «Без бердәм булганда, без җиңелә алмыйбыз» дигән квиз – уен үткәрделәр. Без күп милләтле Россия җирендә яшибез, илебез тарихы турында ниләр беләбез? Иң мөхим дәүләт символлары турындагы белемнәрен “Балтач” паркында ял итүчеләр әлеге уен аркылы аша тикшерделәр.