Центральная библиотека

Дастаннарда – милләт язмышы

2023 нче ел Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы тарафыннан Милли дастаннар елы дип игълан ителде. Тарихи, милли аңны чагылдыручы эпик әсәрләр буларак, дастаннарда халыкның тарихы белән бергә гасырлар дәвамында тупланган акылы, тормыш тәҗрибәсе, тел байлыгы, сүз сәнгатенең кабатланмас бизәкләре урын алган. 31 нче май көнне “Ак калфак” татар хатын – кызлар оешмасы вәкилләре катнашында республика күләм чираттагы күчмә утырыш нәкъ менә шушы темага – дастаннарга багышланган иде. Чутай мәдәният йортында Балтач Үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән “Дастаннарда – милләт язмышы” дип аталган кичә яшь буынга милли рухыбызны тапшыруның кыйммәтле чыганагы булган дастаннар турында бәян итеп кенә калмады, ә бәлки килгән кунакларга театральләшкән чыгышын да тәкъдим итте.