Центральная библиотека

"Әдәби ГТО" квесты

25 майда Үзәк китапханә хезмәткәрләре Балтач гимназиясенең 8 нче сыйныф укучыларына гадәти булмаган ГТО комплексы нормаларын тапшырырга тәкъдим иттеләр. Уңышлы нәтиҗәләргә ирешү өчен сынауда катнашучыларга мускулларны түгел, ә хәтерне җигеп белемнәрен күрсәтергә туры килде. "Әдәби ГТО" квесты күп төрле биремнәрне үз эченә алды: «Әдәби спринт», «Китап биатлоны», «Әдәби дуэль» «Китап кальмары», «BOOK Кросс», «Әдәби ориентирлау». Һәр команда үз маршрут кәгазе буенча хәрәкәт иттеп нормативларны вакытка тапшырды. Һәр команда искиткеч нәтиҗәләр күрсәтте, катнашулары өчен рәхмәтебезне белдерәбез!