Центральная библиотека

"Читаем ВМЕСТЕ" библиокафесы (Библиотөн-2023)

26 май көнне, «Библиотөн-2023” рәсәй акциясе кысаларында, Үзәк китапханәнең уку залында "Читаем ВМЕСТЕ" библиокафесы иң актив, иҗади  китап укучыларын җыйды. Кафе менюсында шигъри сәйлэннәр энҗе -мәрҗән булып куңел түрендәге хисләргә яз сулышы өрде, җырлы күчтәнәчләр моң дөньясында тирбәтте, куңелле уеннар дөнья мәшәкатьләрен оныттырып, китапханәнең диварларына ямь бирде.