Центральная библиотека

«Библиотечный бульвар» (Бөтенроссия Китапханәләр көненә багышланган чара)

27 май - Бөтенроссия китапханәләр көне. Бу китапханә хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме генә түгел, ә барлык китап укучылар бәйрәме дә. 26 майда, бәйрәм алдыннан, Балтач китапханәсе хезмәткәрләре «Библиотечный бульвар» оештырдылар. Монда теләүчеләр яңа китаплар белән таныштылар, буккроссингта катнаштылар һәм теләкләр тактасында яраткан китапханәләренә җылы теләкләрен калдырдылар…