Центральная библиотека

"Память народная хранит"

Бүген Балтач гимназиясенең 8 нче сыйныфлары өчен Балтач үзәк китапханәсе хезмәткәрләре «халык хәтерен саклый» дигән интеллектуаль уен үткәрделәр. Уен ике команда арасында узды һәм төрле катлаулылыктагы 40 сораудан торды. Балалар үзләрен туган як белгечләре итеп күрсәттеләр, сорауларга дәртле һәм  дөрес җавап бирделәр.