Центральная библиотека

Күңелем шигырь сөйли..

21 март- Бөтендөнья шигърият көне уңаеннан, Балтач Үзәк китапханәсенең уку залында "Күңелем шигырь сөйли.." район нәфис сүз осталары бәйгесе узды. Бәйгедә катнашучылар төрле яшь категорияләрендә татар, удмурт, рус классик шагыйрь әсәрләрен сөйләп чыгыш ясадылар. Жюри әгъзәларына 48 катнашучы арасыннан җиңүчеләрне сайлап алу җиңел булмады, чөнки һәр катнашучы зур әзерлек белән килгән иде.