Центральная библиотека

Акыл баттл

Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе – тәүге кабат сөйләшә башлаган ана теле. 21 февральдә билгеләнеп үтүче Халыкара туган телләр көне уңаеннан, Балтач гимназиясенең 7 нче а һәм б сыйныф укучылары “Акыл баттл” интеллектуаль уеынында катнаштылар. Биредә алар игътибарлык һәм зирәклектә көч сынашып, туган телебезнең ни дәрәҗәдә камил, бай икәнлегенә инандылар. Укучылар мәкаль, тизәйткечләр, яңа сүзләр төзүдә, татар-рус әдәбиятын белүдә ярыштылар.