Гомерем - Галәм очкыны ( Шагыйрь Р. Җамал белән очрашу)
«Каян килә шигырь?»-
Диеп сорый
Таныш-белеш, дуслар, туганнар.
Әйтә алмыйм, чөнки
Үзем белмим...
Шигырь яза кебек уйчаннар…- дип яза галим, шагыйрь Рифат Җамалетдин улы Корбанов.
Үзәк китапханәнең уку залында нәкъ менә шундый сүз пәйгамбәре – шагыйрь белән очрашу узды. Килгән һәрбер әдәбият сөюче шигъри гөлләмәләр алып кайтып китте.