Центральная библиотека

Мәхәббәтне бүләк итә йөрәк...

Мәхәббәт - дөньяда булган иң изге хисләрнең берсе. Һәр йөрәк аны үзенчә аңлый, үзенчә кабул итә, бу, билгеле, кешенең рухи дөньясыннан тора. Күп еллар дәверендә мәхәббәт хисләрен татып гомер юлларын бергә бәйләгән парлар  Үзәк китапханә залында "Мәхәббәтне бүләк итә йөрәк..."  кичәсендә очрашты. Биредә алар беренче очрашу мизгелләрен, мәхәббәт тарихларын искә алдылар . "Гаилә" әдәби кафесының "Комплимент", "Автор", "Котофильм" ризыкларын авыз итеп күңелле уеннарда катнаштылар.