Центральная библиотека

"Ватан-Ана өчен, синең өчен Сталинград…!"

2023 ел - Сталинград сугышында совет гаскәрләренең немец гаскәрләрен җиңүенә 80 ел тулуны бәйрәм итү елы. Сталинград - ул совет солдатларының ныклыгы һәм батырлыгы символы һәм Сталинград янындагы вакыйгаларга күп әсәрләр һәм фильмнар багышланган.
Бүген Балтач урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучылары өчен Балтач үзәк китапханәсе хезмәткәрләре «Ватан-Ана өчен, синең өчен Сталинград…!» медиа-дәресе үткәрделәр. Алар арасында Сталинград янындагы сугышларда Юрий Бондарев, Константин Симонов, Виктор Некрасов һәм башкалар булган. Шулай ук әлеге хәтер сәгате Сталинград сугышы турындагы кинофильмнардан өзекләр белән үрелеп барды.