«Ак хыяллар булып ява яңа елның ап-ак карлары!»
25 гыйнварда «Взгляд» клубы әгъзалары өчен Балтач үзәк китапханәсенең уку залында хезмәткәрләр иске Яңа елга багышланган «Ак хыяллар булып ява яңа елның ап-ак карлары!» күңел ачу программасын тәкъдим иттеләр.
Чәй табыны артында үткән чара барышында кунаклар бәйрәмнең тарихы турында белделәр, интеллектуаль брейн-рингта актив катнаштылар, начар күрүчеләр өчен китап күргәзмәсе белән таныштылар һәм кыш турында шигырьләр тыңладылар.