Центральная библиотека

«Китапханә панорамасы: үсеш перспективалары»

Китапханә тормышында ел саен беренче семинарны үткән ел нәтиҗәләренә багышлау традициягә әйләнде. Быелгы ел башы да искәрмә булмады. 24 гыйнварда Балтач үзәк китапханәсенең авыл китапханәчеләре өчен уку залында «Китапханә панорамасы: үсеш перспективалары»дип аталган семинар булды. Китапханә директоры Резидә Мөдәрис кызы районның китапханә хезмәткәрләре өчен сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул киләсе елга төп эш юнәлешләрен билгеләде, җыелганнарның сорауларына җавап бирде һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар теләде. Семинарның төп максаты: 2022 ел нәтиҗәләре: уңай һәм тискәре якларын билгеләү иде. Тема актуаль, чөнки хәзер узган елгы эшкә йомгак ясау, укучылар һәм кулланучылар белән эшләүнең теге яки бу формалары ни дәрәҗәдә уңышлы булуын ачыклау вакыты. Семинарны дәвам итеп, еллык планнарны төзегәндә авыл китапханәләренең уңай яклары билгеләнде, җитешсезлекләре дә искә алынды.