Центральная библиотека

"900 дней мужества"

27 гыйнварда Бөек Ватан сугышының иң фаҗигале һәм каһарман сугышларының берсе тәмамлануга 79 ел тула. Ленинград камалышы-ул 900 көн авыр газаплар, бөек батырлык һәм фидакарьлек.
Бүген Балтач урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучылары өчен Балтач Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре “900 көн батырлык" хәтер дәресе үткәрделәр. Балалар бу кайгылы көннәрдә ленинградлылар тормышыннан күп нечкәлекләр белделәр, блокадалы видео-хроника кадрларын күрделәр һәм автор башкаруында Ольга Берггольцның тормышны раслаучы юлларын да кертеп, сугыш еллары шигырьләрен тыңладылар.