Центральная библиотека

"Битва Умов"

5 нче гыйнвар көнне Балтач Үзәк китапханәсендә “Битва Умов” интеллектуаль батл дип аталган уен үткәрелде. Әлеге уенда Балтач урта мәктәбенең 8 А сыйныфы укучылары катнашты.
Уен 3 этаптан торды:
1 нче этап – “Где логика?”
2 нче этап – ”Көйне танып бел”,
3 нче этап – “Башваткыч” уены булды.
Интеллектуаль уенда ике команда катнашты. Һәр дөрес җавап өчен баллар бирелде. Барлык укучылар да үткәрелгән уеннан уңай эмоцияләр һәм энергия алдылар.