Центральная библиотека

Яңа елда – яңа хыяллар

Яңа ел - һәркемнең иң яраткан һәм көтеп алган бәйрәмнәренең берсе.

Ничә яшьтә булуга карамастан, һәр кеше яңа елда могҗизага өметләнә, борчу-мәшәкатьләрен онытып торып бәйрәм итә.

   29нчы декабрь көнне Үзәк китапханәдә “Яңа елда – яңа хыяллар” дип исемләнгән яңа ел тамашасы гөрләп узды. Бәйрәмгә килгән китап укучыларыбыз Кыш бабай белән Африкада да булдылар, 2 папуас – Табаго һәм Люси белән Россия урманнарында Кар кызын да эзләделәр. Балачакны искә төшереп, Яңа ел җырлары җырлап әйләнделәр, шигырьләр сөйләп Кыш бабайдан бүләкләр алдылар. Азга гына булса да әкият илендә булып, күңелләре белән ял иттеләр. Елның иң күп китап укучысын бүләкләү дә кичәбезнең иң матур мизгелләреннән берсе булды.