Центральная библиотека

Гордость и слава России (Батырлар көненә)

9 декабрьдә без иң мактаулы дәүләт бүләкләренә – Советлар Союзы Герое, Россия Федерациясе Герое, Дан ордены һәм Изге Георгий орденына ия булган батырларны котлыйбыз, хөрмәтләп искә алабыз. Алар арасында хәрбиләр генә түгел, башка һөнәр ияләре дә бар.
Ватан Геройлары көне уңаеннан, бүген Балтач гимназиясендә Үзәк китапханә китапханәчеләре 8нче һәм 10нчы сыйныф укучылары өчен «Гордость и слава России»
дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрделәр. Дәрес барышында укучылар Россия геройларының, шул исәптән безнең якташларыбызның батырлыклары турында белделәр. Россия Герое исеменең тарихы белән таныштылар.