Центральная библиотека

Честь и слава на все времена... (Батырлар көненә)

Ел саен, 9 декабрьдә, Россиядә үз Ватанының чын патриотлары булган кешеләрне хөрмәтлиләр. Герой - исем яки орден гына түгел. Аңа лаек булган кеше-кыюлык, намус һәм фидакарьлек үрнәге.
Традиция буенча, бүген бөтен Россия буенча тематик тантаналы чаралар: күргәзмәләр, концертлар, акцияләр уза. Мәктәп һәм югары уку йортлары укучыларына Ватаныбыз геройлары турында сөйлиләр һәм патриотик фильмнар күрсәтәләр.
Һәм бүген Балтач урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары өчен Балтач үзәк китапханәсе китапханәчеләре «Честь и слава на все времена..." дигән батырлык дәресе үткәрделәр. Чара барышында укучылар бу бәйрәмнең килеп чыгу тарихын белделәр, узган гасырдан алып бүгенге көнгә кадәрге Россия геройлары белән таныштылар.