Центральная библиотека

Милли рух – милли тәрбия

Кешенең үз гомерендә иң олуг һәм күркәм бәйрәмнең берсе – туй бәйрәме. Җир йөзендә күпме генә халык яшәсә дә, “Туй” төшенчәсе һәр милләттә дә бар. Һәр халыкның үз гореф-гадәтләре булган кебек, туй йоласы да үзгә. 22 ноябрь көнне Үзәк китапханә Балтач гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучыларын районыбызда яшәүче татар, удмурт, мари туй йолаларын үз эченә алган “Милли рух – милли тәрбия” дип исемләнгән гореф-гадәтләр панорамасына  чакырды. Очрашуның беренче өлеше ЗАГС бүлегенең никахлашу залында үтте: бүлек башлыгы Зөһрә Рәфхать кызы укучыларны метрикә кенәгәләре, төрле елларда киелгән туй күлмәкләре күргәзмәсе турында бәян итте. Чараның икенче өлешендә - китапханәнең уку залында- кунакларыбызны татар, удмурт, мари халкының туй йолаларының үзенчәлекләре белән шушы ук милләт вәкилләре таныштырды. “Яучы җибәрү”, “Бирнә сандыгы әзерләү”, “Бүләк бирү” кебек матур гореф –гадәтләребез кичәне бизәде. Әби-бабаларыбыздан килгән һәр гореф - гадәтнең үзәгендә эш сөючәнлек, уңганлык, һөнәр белү кебек гадәтләрне үстерү ята. Үзебезнең йөрәк тамырына тоташкан милли гореф- гадәтләрне югалтмый, киләчәк буынга тапшырып, күңел бизәкләрен яктыртсак иде.