Центральная библиотека

Уйларымның иң яктысы синдә генә...

Дөньяда без изге дип атаган сүзләр бар. Һәрбер кеше өчен шундый сүзләрнең берсе - Әни сүзе. Чөнки, бала тугач та, ана белән бала арасында соңгы сулышка кадәр кала торган күзгә күренмәс җепләр сузыла. Шуңа күрә Әниләр көне дигән мондый матур традициянең барлыкка килүе гаҗәп тә түгел. Күпсанлы бәйрәмнәр арасында бу бәйрәм аерым урын алып тора. Аңа беркем дә битараф кала алмый.

Шушы матур традицияне дәвам итеп, Үзәк китапханәдә өлкән китап укучылар өчен "Уйларымның иң яктысы синдә генә..." дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Кичәдә яңгыраган әниләр турындагы шигырьләр, матур җырлар, изге теләкләр бәйрәмгә килүчеләрдә уңай эмоцияләр тудырды.