Центральная библиотека

“Ваш выход!” әдәби баттл

10 ноябрь көнне Үзәк китапханәнең уку залында “Пушкин картасы”  программасы кысаларында Балтач урта мәктәбенең 8 “Г” сыйныф укучылары  катнашында “Ваш выход!” дип исемләнгән әдәби баттл үтте. Интерактив уен форматында үткән бәйгедә укучылар рус әдәбияты буенча белемнәрен сынадылар: әдәби лото аша классик авторларны танып белделәр, рус әдәбияты шигырьләренә рифмалар эзләделәр.  “Әдәби логика” раундында укучылар үзләрен китап яратучы итеп күрсәтсә, баттл дәвамында һәр команданың нәфис сүз осталары чыгыш ясады. Әдәбият дөньясында узган дустанә ярыш укучыларга онытылмас мизгелләр бүләк итте.