Центральная библиотека

Ночь искусств

Россиянең барлык төбәкләрендә Халыклар бердәмлеге көнендә «Ночь искусств» Бөтенрәсәй акциясе уза. Әлеге акция «Наши традиции» девизы астында, төрле милләтнең рухи байлыгын бергә җыйный. Балтач үзәк китапханәсе әлеге акциягә кушылып, «От всей души» ART-студиясе оештырды. Кунакларны китапханәдә  төбәгебезнең төрле һөнәр осталарының кул эшләре күргәзмәсе каршы алды. “Әдәби кунакханә”дә исә сәнгать дөньясының гүзәллеген тасвирлаган  яңа китаплар тәкъдим ителде,   халкыбызның милли уеннарын уйнап, кунакларыбыз үзара шигырь язуда көчләрен сынадылар. Бәйрәм чарасын Балалар сәнгать мәктәбе укучылары белән берлектә оештырылган концерт программасы дәвам итте.