Центральная библиотека

Күңел җырлый, көз бии

Елак яңгырлы, сары төсле, моңсу булса да, олы яшьтәгеләр көзне зарыгып көтеп ала. Чөнки нәкъ менә әлеге ел фасылында Өлкәннәр көнен билгеләп үтәләр. Балтач Үзәк китапханәсенең уку залында да  “Күңел җырлый, көз бии...” дип исемләнгән музыкаль-тематик кичә үтте. Бу көнне китап укучыларыбыз, барлык мәшәкатьләрне онытып күңелле итеп ял иттеләр: “Хәйләкәр сораулар”га җавап бирделәр, гармунга кушылып җырлап яшьлек тугайларын әйләнделәр, якташ шагыйрәләребезнең күңелгә үтеп керә торган шигырьләрен тыңлап уйландылар. Чара ахырында “Көзге әдәби дефиле” кунакларыбызны  яңа китаплар белән  таныштырды.