Центральная библиотека

Виртуаль.ru (Интернет көне уңаеннан)

Мәгълүмати җәмгыять үсеше белән медиа иминлек, мәгълүмати кырда ориентлаша белү һәм мошенникларның тозагына эләкмәү мәсьәләләре көннән-көн актуальләшә бара. Үзәк китапханә хезмәткәрләре Интернетта нинди тозаклар һәм куркынычлар көтә алуы, бушлай Wi-Fi челтәрләре никадәр куркыныч, мөһим мәгълүматны ничек сакларга, социаль челтәрләрдә дөрес аралашырга кирәклеге турында уйланырга һәм сөйләшергә тәкъдим иттеләр. Шул уңайдан Үзәк китапханәнең уку залында Балтач урта мәктәбенең 8Б сыйныф укучылары белән "Виртуаль.ru" дип исемләнгән телдән журнал үткәрелде. Биредә укучылар интеллектуаль сорауларга җавап бирделәр, кызыклы биремнәр үтәделәр.