Центральная библиотека

Серле ятьмә

Хәзерге кешенең тормышын интернетсыз күз алдына китерү кыен. Интернет безнең тормышның барлык өлкәләренә дә үтеп керде. Күңел ачудан кала, ул эш һәм көндәлек тормыш өчен дә кирәк. Бөтендөнья челтәре тәкъдим иткән мөмкинлекләрне күргән сирәк кеше генә аннан баш тарта ала. Әмма, күпсанлы уңай яклары белән беррәттән, интернетның тискәре якларын да билгеләп үтәргә һәм алардан файдалануның "алтын" кагыйдәләрен белергә кирәк. Нәкъ менә шушы максаттан Үзәк китапханәнең уку залына Балтач гимназиясенең 8А сыйныф укучылары чакырылган иде. Балалар уен формасында  бөтендөнья челтәреннән ничек куркынычсыз файдаланырга, биредә нинди су асты ташлары яшеренгән һәм ничек интернетка бәйле кеше булмаска икәнен төшенделәр.