Центральная библиотека

Ихлас йөрәк тибеше ( Р. Рахманның 60 яшьлек юбилее уңаеннан)

Рифә Рахман 1962 елның 18 сентябрендә Татарстанның Кукмара районы Мәмәшир авылында дөньяга килә.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Рифә Арча педагогия училищесында укый һәм әдәби җәмәгатьчелектә шактый танылып та өлгерә. Арча педучилищесы Казан дәүләт университетның филология факультетына юллама бирә.
Рифә Рахманның тәүге «Шук алма, моңсу алма» дип исемләнгән китабын әдәби җәмәгатьчелек бик җылы каршы ала. Болардан тыш аның «Төнге кояш», «Күзләрең төймәләнсә», «Көзге төн күбәләге», «Керфекле тәрәзәләр», «Мине генә уйла!», «Коела йолдыз» һ.б. китаплары бар.
Язучының чәчмә мирасы да бай. Аның прозасы тормышны табигый тасвирлау, көтелмәгән сюжетлар, үзенчәлекле чишелешкә ия конфликтлар һәм шәхесара мөнәсәбәтләр тарихы белән истә кала.
Шагыйрә 2008 елда С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләккә лаек була.
Р.Рахман — 1996 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.