Центральная библиотека

Иҗат - яшәү рухы (135 ел Кәрим Тинчуринга)

Кәрим Тинчурин-күренекле драматург, талантлы артист, режиссер һәм оештыручы, сәхнә теоретигы һәм оста хикәяче. Мондый энциклопедик характердагы күпкырлы талантлар гел генә туып тормыйлар, аларны зур тарихы, бай милли культура традицияләре булган халык кына тудыра һәм үстерә ала. Быел, 15 сентябрьдә, күренекле әдипнең тууына 135 ел.