Центральная библиотека

И помнить страшно… и забыть нельзя (Фашизм корбаннарын искә алу көне)

 Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Балтач урта мәктәбенең тугызынчы сыйныф укучылары өчен Фашизм корбаннарын искә алу көненә багышланган «И помнить страшно… и забыть нельзя» дип исемләнгән хәтер дәресе үткәрде. Әлеге көн 1962 елдан сентябрьнең икенче якшәмбесендә билгеләп үтелә, чөнки бу көнне икенче бөтендөнья сугышы башланды һәм тәмамланды.
Фашист оккупациясе чоры бөтен халыклар өчен, Германия өчен дә фаҗига булды. Безнең җиребездә һәм башка илләр территорияләрендәге фашистларның явызлыклары турында ачу һәм авыртудан башка искә алу мөмкин түгел. Фашист идеологиясе корбаны булган миллионлаган кешене оныту мөмкин түгел.