Центральная библиотека

Жить здорово! (Начар гадәтләргә каршы акция)

Наркомания һәм алкоголизм проблемасы бүгенге җәмгыять алдында көннән-көн кискен тора. Яшүсмерләр арасында бу начар гадәтләргә каршы торуга зур игътибар бирү мөһим. Балигъ булмаганнар арасында наркотикларга һәм алкогольгә бәйлелекне профилактикалау бары тик медицина хезмәте тырышлыгы белән генә тәэмин ителә алмый. Табибларның, педагогларның, хокук саклау органнарының, киң җәмәгатьчелекнең уртак эшчәнлеге кирәк.
Район Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре дә, бу проблемага битараф калмаска өндәп, чираттагы тапкыр бистәбез урамына чыктылар. Бу юлы алар өлкәннәргә балаларны наркоманиядән саклау серләре язылган, ә яшүсмерләргә исә алкоголь һәм наркотикларның зыяны турында буклетлар өләштеләр, урында кыска әңгәмәләр үткәрделәр.