Центральная библиотека

Хәйрия көне

5 нче сентябрь-Халыкара хәйрия көне. Бу көнне Балтач үзәк китапханәсе хезмәткәрләре «Әгәр безгә килә алмыйсыз икән, китапханә сезгә үзе килә» дигән матур традицияне яңарттылар. Кайбер сәбәпләр аркасында китапханәгә йөри алмаган укучыларга өйдә китаплар бирелде һәм журналлар бүләк ителде. Әлеге акцияне укучыларыбыз бик җылы кабул итте һәм рәхмәт сүзләре белән озатып калды.